2 июльдә Яр Чаллыда томан һәм җил көчәюе көтелә
Киләсе тәүлектә Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана.
Киләсе тәүлектә Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төньяк-көнбатыштан, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 13 метрга кадәр, яшен вакытында аның тизлеге 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һаваның минималь температурасы төнлә +8..+13º, көндез максималь һава температурасы + 20..+25 .º
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев