Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

20 – 26 мартка йолдызнамә

Кучкар. Дүшәмбе сезнең ашыгыч эш килеп чыгуы ихтимал. Сишәмбе яки чәршәмбе күңелле сюрпризлар булырга мөмкин. Җомга көнне эш буенча бик яхшы тәкъдим булачак. Атна башында тотынган эшләрегезне якшәмбегә кадәр төгәлләү кирәк.

Үгезбозау. Сезгә беркайчан да кирәк булмаган нәрсәнең бу атнада кирәге чыгарга мөмкин. Атна уртасында сез мәхәббәтегезне очрата аласыз, шәхси тормышыгыздагы үзгәрешләрдән курыкмагыз. Шимбә – сезнең өчен яхшы көн.

Игезәкләр. Бу атнада сезгә уңыш елмаячак, теләкләрегез дә тырышмыйча гына тормышка ашачак. Сез кемне яратканыгызны аңларсыз. Ялгызлар исә, һичшиксез, мәхәббәтләрен очратачак. Бөтен нәрсәгә дә игътибарлы булыгыз.

Кысла. Иҗади күтәрелеш һәм яхшы кәеф сезне атна буе калдырмас. Тормышның мәгънәсе турында уйланганда сезгә гадәти әйберләрнең яңа төрле мәгънәсе ачылачак. Сез вакыйгалар барышына тәэсир итә алмыйсыз, ипле булыгыз. 

Арыслан. Бу атнада сез барысын да үз планыгыз буенча алып барырга теләрсез, әмма моның өчен аны төзергә генә түгел, үз позициягезне якларга да кирәк. Пәнҗешәмбе көнне гаилә эшләрендә бераз кыенлыклар булырга мөмкин. 

Кыз. Бу атнада вак-төяккә түгел, ә төп нәрсәгә игътибар итү мөһим. Эштә һәм иҗатта яңа мөмкинлекләр ачыла. Җомга көнне җитәкчелек белән элемтәләр файда китерәчәк. Шимбә көнне гаилә белән вакыт үткәрү яхшы булыр.

Үлчәү. Бу атнада күп мәсьәләләрне уңышлы хәл итәрсез. Шәхси тормышыгызда күп нәрсәне үзгәртә аласыз. Чәршәмбе көнне сезне сөйгәнегездән бүләк көтә. Ял көннәрендә күңелсез уйлардан арынып тору өчен өй эшләрен эшләгез.

Чаян. Агымга каршы йөзмәгез, вакытлыча икенче урында калыгыз һәм нәкъ менә бу тактика иң яхшы нәтиҗәгә китерәчәк. Эшләрегез югарыга күтәрелә, керемнәр артачак, шәхси тормышыгызда күңелле мизгелләр көтә.

Укчы. Ашыгыч карарлар кабул итмәгез, акыллы булыгыз. Сишәмбе һәм җомга көннәрендә эштә озак тормаска тырышыгыз, өйгә ашыгыгыз, кичегезне тыныч үткәрегез. Ялларда кинога яки театрга барыгыз, дусларыгыз белән очрашыгыз. 

Кәҗәмөгез. Бу атнада сез шау-шулы эшчәнлек башларга сәләтле булырсыз, ләкин онытмагыз, артык тырышлык сәламәтлекне какшата. Пәнҗешәмбе көнне шикләрегезне ташлагыз, бар авырлыкларны җиңел генә ерып чыгарсыз. 

Сукояр. Бу атнада күп проблемалар уңышлы хәл ителәчәк. Яңа идеялардән сак булыгыз. Максатларга игътибар итегез. Шимбә кичендә сезне шау-шулы компания көтә, дусларыгыз белән ял итү мөмкинлегеннән баш тартмагыз.

Балыклар. Эш күләмен минимумга төшерегез һәм күбрәк ял итегез. Сишәмбе көнне якын тирәлек белән конфликт тудырмас өчен артык сөйләшмәскә киңәш ителә. Ләкин ял көннәрендә сез теләсә нинди аралашуда уртак тел табарсыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев