Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

20 апрель - шәһәркүләм өмә

«Барыбыз да шәһәребезне җыештыру, төзекләндерү эшендә катнашыйк. Бөтенебезнең дә матур, чиста шәһәрдә яшисе килә», – ди мэр.

20 апрель көнне Чаллыда шәһәркүләм өмә узачак. Тиешле карарны шәһәр мэры Наил Мәһдиев имзалады.

Бу көнне гадәттәгечә парк-скверлар, яр буйлары, бульварлар, проспектлар, йорт яны, Кама, Мәләкәс, Шилнә, территорияләре тәртипкә китереләчәк. Алар көздән калган яфраклардан, чүп-чарлардан арындырылачак. Шулай ук яшелләндерелү эшләре алып барылачак. «Олимпийский» спорт сарае янында дәүләт һәм шәһәр советы депутатлары агачлар утыртачак. 

"Барыбыз да шәһәребезне җыештыру, төзекләндерү эшендә катнашыйк. Бөтенебезнең дә матур, чиста шәһәрдә яшисе килә", – дигән иде Чаллы мэры Наил Мәһдиев эшлекле киңәшмәдә. 

Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә икеайлык санитар чистарту 1 апрельдә башланды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев