Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

200 машинаның тәгәрмәчен тишкәннәр

Франциядә Бордо шәһәрендә төн эчендә 200 автомобиль тәгәрмәчен тишкәннәр. Бу хакта France Bleu радиостанциясе хәбәр итә. Аптыраган водительләр, урындагы полиция участогына мөрәҗәгать иткән. Һәр машинаның бер алгы һәм бер арткы тәгәрмәче пычак белән тишелгән. Әйткәндәй, бу Бордода беренче очрак түгел. Былтыр декабрьдә 48 автомобиль тәгәрмәчен тишеп киткәннәр. Тәгәрмәч ямауга махсуслашкан...

Франциядә Бордо шәһәрендә төн эчендә 200 автомобиль тәгәрмәчен тишкәннәр. Бу хакта France Bleu радиостанциясе хәбәр итә. Аптыраган водительләр, урындагы полиция участогына мөрәҗәгать иткән. Һәр машинаның бер алгы һәм бер арткы тәгәрмәче пычак белән тишелгән. Әйткәндәй, бу Бордода беренче очрак түгел. Былтыр декабрьдә 48 автомобиль тәгәрмәчен тишеп киткәннәр. Тәгәрмәч ямауга махсуслашкан эшкуарлар ярыйсы гына керем алырга әзерләнә. Шул ук вакытта, бер дә юкка акча түгәргә мәҗбүр булган водительләр баш вата. Чөнки зыян салучы кулга алынмаган. Ул тагын кайчан һөҗүм итәр? Бу юлы машиналарның кайсы өлеше зыян күрер? Автоһәвәскәрләр "корыч атлары" язмышы өчен борчыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев