Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

200 умарта күче үлгән

Беренчел мәгълүматларга караганда, умарталарның һәлак булуына басуларны химикатлар белән эшкәртү сәбәп булган.

Татарстанның Тукай районында бал кортларының күпләп үлүен теркәделәр. Беренчел исәпләүләр буенча, 200 умарта күче һәлак булган. Бу хакта «Чаллы хәбәрләре» басмасына Тукай районының умартачылык һәм аквакультура буенча белгече Светлана Латыйпова сөйләде.

«Калмия, Калмаш, Күзкәй, Кече Шилнә авыл җирлекләре зыян күрде», — дип хәбәр итте Латыйпова. Аның сүзләренә караганда, умарталарның һәлак булуына басуларны корткычларга каршы эшкәртү сәбәп булган. Шул ук вакытта белгеч «анализ нәтиҗәләре әле әзер түгел, нечкәлекләре соңрак билгеле булачак», - диде.

Тулаем алганда, Латыйпова быел бал уңышы яхшы булыр дип ышандыра. «Умартачылар инде бал ала башлады», - дип искәртте ул.
 

Чыганак:Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев