Шəhри Чаллы

2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде

Театр елын уздыру турындагы указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Бу хакта Кремльнең рәсми портлында басылган документ текстында әйтелгән.

“Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан Россия Федерациясендә 2019 елны Театр елы итеп уздырырга”, — диелгән указда.

Россия хөкүмәте Театр елын уздыру буенча 1 июньгә кадәр оештыру комитеты булдырырга һәм төп чаралар планын расларга тиеш. Ил субъектларында башкарма хөкүмәт органнарына Театр елы кысаларында чаралар уздыру тәкъдим ителә.

 

 

http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: