Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2019 елда Татарстанда 30 меңгә якын аз керемле гаилә беренче балага түләүләр алды

РФ Президенты:"Без даими рәвештә ситуацияне анализлыйбыз, яңа түләүләр турында да уйлыйбыз, мин бу хакта бераз соңрак әйтәм", - диде Путин, 2021 елда балаларга яңа түләүләр турындагы сорауга җавап биреп.

Бу түләү Россия территориясендә РФ Президентының балачак унъеллыгын үткәрү турындагы Указы нигезендә 2018 елдан бирле кертелде.
«Агымдагы елда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы “Демография“милли проекты чараларын гамәлгә ашыруны дәвам итте. Ведомство өч төбәк проекты җитәкчесе булып тора, алар арасында – “Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме“, – дип билгеләп үттеләр ведомствода.
“Проектның төп чарасы: беренче бала туу (уллыкка алу). Гаиләнең кереме яшәү минимумының күләменнән артмаган очракта айлык түләүләр бирелә”, - дип ассызлыкладылар министрлыкта. 

2021 елда айлык түләү күләме артачак һәм 9 мең 713 сум тәшкил итәчәк. Аны җан башына уртача керем 20 мең 588 сумнан артмаган гаиләләр ала алачак, ягъни өч кешедән торган гаиләгә 61 мең 764 сум

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев