Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2020 елда Татарстан бюджеты керемнәрен һәм чыгымнарын арттырырга тәкъдим иттеләр

Республика бюджеты турындагы закон проектына 420 төзәтмә кертергә тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең фаразланган гомуми күләмен 270 миллиард сумга кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр. ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында шул хакта сүз барды.

«Бюджетның гомуми күләменә төгәллек кертелә. Керемнәр һәм чыгымнар тигез күләмдә үсә. 2020 елда керемнәр һәм чыгымнар федераль акчалар хисабына 5,3 миллиард сумга арттырылачак», - дип хәбәр итте парламентарийларга ТР финанс министры Радик Гайзатуллин.

Закон проектының икенче укылышына документка барлыгы 420 төзәтмә килде, дип искәртте комитет рәисе Леонид Якунин.

 

 

 

 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/11/196744/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев