22 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак.
Көндез урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда яшен һәм боз булырга мөмкин. Төньяк, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +14.+19˚, көндез +20.+25˚ градус җылы, ә көнчыгыш районнарда +30 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
Чаллыда исә аязучан болытлы һава көтелә. Көндез яңгыр, вакыты белән көчле яңгыр, яшен һәм боз явуы ихтимал. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә. Көндез һава температурасы +25..+30˚, төнлә +15..+18˚.
Нет комментариев