Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

233 кешенең гомерен саклап калган пилот Дамир Йосыпов: «Аллага шөкер, булды!»

Сызрань татарлары автономиясенең элекке җитәкчесе Илсур Гыйльманов двигателе сүнгән самолетны җиргә төшереп утырткан Дамир Йосыпов белән сөйләшкән.

“Минем кызларым әйтте. Дамир Юсупов дигән пилот диделәр. Башта аның өчен куркып киттем, нәрсәдер булдымы-юкмы икән дип. Аннан соң аңа шалтыраттым. Трубканы алды. Дамир, ничек хәлләр дим. Аллага шөкер, Илсур Гаязович, булды, ди. Тавышы тыныч иде, сабыр егет ул Дамир. Синең белән горурланабыз, синең исән-сау булуың өчен куанабыз, дидем. Кешеләр исән, бәрелгән җирләре генә бар, диде”, - дип сөйләде ул.

Илсур Гыйльманов шәһәр администрациясе каршындагы торак һәм ипотека фондының башкарма директоры булып эшләгән. Дамир Йосыпов бу ведомствога юрист булып эшләргә килә. Алар 2007 елда шәһәрдә милли-мәдәни автономия оештыра, Илсур Гыйльманов оешманың җитәкчесе, Дамир Йосыпов урынбасары була.

“Без аның белән җиде ел эшләдек. Ул беренче урынбасар, мин рәис. Бөтен Сабантуйларны, татар бәйрәмнәрен икебез үткәрдек. Казанга, Татарстанның Чүпрәле районына бардык, алар безгә Сабантуйга килә, без дә аларга йөрдек. Җиде ел йөрдек без аның белән Сабантуйларны үткәреп”, - дип сөйләде ул.

Илсур Гыйльманов Дамир Йосыповның, очучы булырга теләп, укырга китүен сөйләде. Соңрак ул үзе дә автономиядәге эшләрне яшьләргә тапшыра. Ул Дамир Йосыпов белән дус булып калуларын, аралашып яшәүләрен сөйләде. Әмма ул бүген бер генә тапкыр сөйләшә алган – Дамир вакыты юклыгын әйткән.

“Әйтәм бит, нинди эш кенә бирми идек, эшен һәрвакыт эшли иде. Ул шундый Аллаһка ышана торган егет. Дини кеше ул. Тәмәке дә тартмый, аракыны да беркайчан эчмәгән. Гаиләсе бар, олы улына 13 яшь. Әтисе пенсиядә, ул атказанган вертолетчы. Өч туганнан ул гына очучы булды”, - дип искә алды Илсур Гыйльманов.

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/233-keshene-gomeren-saklap-kalgan-pilot-damir-yusupov-allaga-shker-buldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев