Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

240 миллион сумга алдаганнар

Чагыштыру өчен, узган елны бу сумма 100 млн сум булган.

Чаллыда телефон һәм интернет аша алдалап, кешеләрнең акчаларын алу очраклары ике тапкырга арткан. Әйтик, агымдагы ел башыннан шәһәрдәшләребез мошенникларга 240 млн сумлап акча күчергән. Чагыштыру өчен, узган елны бу сумма 100 млн сум булган. 

Чаллы Эчке эшләр идарәсенең гомуми җинаятьчелекне һәм урлашу очракларын тикшерү бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илдар Әхмәтшин белдерүенчә, полиция хезмәткәрләре һәрдаим гражданнарны кисәтеп торалар: буклетлар тараталар, дистанцион мошенниклар корбаннары булган өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә баралар һәм башкасы. Тик шуңа да карамастан алданучылар саны кимеми.

Илдар Әхмәтшин җинаятьләрнең бер үк схема буенча башкарылуын билгеләп үтте. Күп очракта мошенниклар үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырып шалтыраталар. Иң мөһиме: таныш булмаган кешеләргә, үзен кем дип кенә әйтүгә карамастан, бернинди дә мәгълүмат бирмәскә, акча күчермәскә һәм тиз арада трубканы куярга кирәк.  Киңәш сорар өчен, полициягә шалтыратырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар