25 февральгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

25 февральгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

25 февральдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы. Төнлә кар явачак.

Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан. Көнбатыштан, көньяктан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, аязганда -13˚, көндез 0..-5˚ градус. Юлларда бозлавык. 

Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар, көндез явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көнбатыштан, көньяктан секундына 4-9 метр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-8˚, аязган вакытта -11˚. Көндез максималь һава температурасы -1..-5˚. Юлларда бозлавык.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев