Яңалыклар тасмасы

26 апрельгә Чаллыда һәм Татарстанда һава торышы

26 апрельдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә яңгыр явачак.

Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен була. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез һәм кич урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +5..+10˚, көндез +18..+23˚ градус.

Сишәмбе, 26 апрельдә, Чаллыда алмашынучан болытлы һава булачак. Төнлә бераз яңгыр булуы ихтимал. Көндез һәм кич кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, көндез һәм кичен урыны белән 15-20 м/с тизлектә. Көндез температура +20...+23˚, төнлә - +5... +8˚.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев