26 сентябрьдә Чаллыда "#ГордостьЗаНаших" белем бирү проекты старт ала
26 сентябрьдә Яр Чаллыда "#ГордостьЗаНаших" белем бирү проектына старт биреләчәк.
26 сентябрьдә Яр Чаллыда "#ГордостьЗаНаших" белем бирү проектына старт биреләчәк. Чара ирекле ярдәмчеллекне популярлаштыру, яшүсмерләр һәм яшьләрне социаль әһәмиятле эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
"#ГордостьЗаНаших" - шәһәр, республика һәм илдән читтә танылган уңышлы кешеләр белән очрашулар сериясе, аларның төрле эшчәнлек өлкәләрендә: мәдәният, сәнгать, бизнес, спорт, сәясәт, волонтерлык һ.б. уңышлы тәҗрибәләрен гамәлгә кертү белән бәйле.
Беренче очрашу 26 сентябрь көнне 17:00 сәгатьтә "Орион" яшьләр үзәгендә узачак."#ГордостьЗаНаших" проекты кысаларында спикерлар белән брифинг-очрашу узачак: Дмитрий Ульдяков - «КАМАЗ» ААҖ яшьләр белән эшләү буенча консультант; Диана Мусина - Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты педагогия һәм психология факультетының 4 курс студенты (EVS волонтеры, team-leader Казан-Арена); Айдар Минеев - В. Д. Поташов исемендәге WorldSkills Kazan эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты җиңүчесе.
Проектта катнашу өчен электрон гариза тутырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев