Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

26нчы каттан егылып төшкән һәм... исән калган

Могҗизага тиң бу күренеш видеокүзәтү камерасына эләккән.

Кытайда 6 яшьлек кыз 26нчы каттан егылып төшкән һәм исән калган.
Әлеге вакыйга Чунцин шәһәрендә 2 апрель көнне булган. Бала йоклаган җиреннән уянып киткән һәм, өйдә берсе дә булмаганлыктан, тәрәзә аша урамга чыгарга уйлаган.
Видеокадрлардан күренүенчә, кыз 26нчы кат биеклегеннән аска оча һәм, гараж түбәсен тишеп, мотоцикллар тукталышына егылып төшә. Иң гаҗәпләндергәне: шуннан соң бала урыныннан тора һәм китеп бара.
Әлеге хәлнең шаһитлары баланы дәваханәгә илтә. Кызның уң кулы сынган булып чыга.

 

https://kiziltan.ru/news/20774-26nchy-kattan-egylyp-tshkn-misn-kalgan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев