Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

29 нобрьдән 5 декабрьгә йолдызнамә

Кучкар. Үз хаталарыгызны анализларга һәм тиешле нәтиҗәләр ясарга вакыт. Бу сезгә киләчәктә ярдәм итәчәк. Олырак туганнарыгыз проблемалар китереп чыгарырга мөмкин: алар артыннан аерым тәрбия кирәк булачак.

Үгезбозау. Шәхси тормышыгызда сезгә гади генә сайлау ясарга туры киләчәк: я китәргә яисә калырга. Дусларыгызны түгел, ә үз йөрәгегезне тыңлагыз. Ул чагында ялгышмассыз. Бу чорда барлык бурычларыгызны түләп бетерергә мөмкинлек булачак. 
Игезәкләр. Сезгә эмоциональ яктан ниндидер тотрыклылык җитмәячәк. Сезнең кәефегез гел үзгәреп торачак. Бу чорны үткәреп чыгу өчен теләсә нинди иҗади эшчәнлек ярдәм итәчәк. Сәламәтлек ягыннан проблемалар килеп чыгуы ихтимал. 
Кысла. Онытылмаслык чор көтә! Сезне ниндидер күңелле очрашулар, чараларга чакырачаклар. Ниһаять, кәефегез дә яхшырыр. Файдалы тәкъдимне күрми калмагыз! Башта ул сезгә куркыныч булып тоелыр, әммә тәвәккәлләп ризалык бирсәгез, үкенмәссез. 
Арыслан. Барысын да рәхмәт әйтеп кабул итегез, бу вакытны җиңел үткәрегез. Хәзер хәйриячелек белән шөгыльләнергә менә дигән чор. Сүз уңаеннан, атна ахырында сезне бүләк көтә – матди яктан баеп китүегез ихтимал.
Кыз. Бу чорда кем белән аралашканыгызны җентекләп карагыз. Теләсә кайсы кеше сезгә йогынты ясый ала. Сөйгән кешегез белән мөнәсәбәтләрдә йомшаграк, ягымлырак булырга тырышыгыз. Саф һавада күбрәк йөрегез һәм ял итегез.
Үлчәү. Сезнең өчен беренче урында эш булачак. Бу начар түгел: сез карьера баскычыннан күтәрелә алачаксыз. Ләкин гаиләгез турында да онытмагыз. Хезмәттәшләрегезгә шәхси тормышыгыз турында азрак сөйләгез.
Чаян. Бу чорда сез ниндидер яңа шөгыль белән мавыгып китә аласыз. Хәзер яңа дуслар табу файдалы булачак. Сез эш белән бәйле бернинди чакырудан да баш тартмагыз. Көтелмәгән очрашулар көтә, саклык белән эш йөртегез.
Укчы. Бу көннәрдә сезне бик күп вак эшләр көтә. Алар кыен булмаса да, борчулар күп китерәчәк. Игътибарлы булыгыз, бигрәк тә юлда йөргәндә. Хәзер игелекле гамәлләр кылырга кирәк. Ни генә эшләсәгез дә, яңадан сезгә әйләнеп кайтачак алар! 
Кәҗәмөгез. Сезнең әйләнә-тирәдәге кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге булачак. Мөһим эшләрне планлаштырыгыз. Бу чорда акча белән авырлык килеп чыгарга мөмкин, сезгә тиз арада проблеманы хәл итәргә кирәк булачак. Борчылмагыз, бу озакка түгел. 
Сукояр. Кайбер эшләрне ахырына кадәр җиткерү өчен сабырлык кирәк булачак. Сәламәтлек ягыннан проблемалар килеп чыгуы бар. Даруларсыз булмый. Саф һавада мөмкин кадәр күбрәк вакыт үткәрегез – сезгә җиңеллек киләчәк!
Балыклар. Өй эшләренә күп вакыт бүлеп бирергә туры киләчәк. Аның каравы, әлеге чор ахырында сез эчкерсез булуыгыз белән уңышларга ирешәчәксез. Ярдәм тәкъдим итүче кешеләр белән сак булыгыз. Бәлки, алар моны чын күңелдән эшләмидер. Һәм бурычка акча алмагыз: сез аларны тиз генә кайтара алмассыз.

 

Фото: fluge.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә