Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«29нчы комплекс» төркеме лидеры төрмәдән тизрәк чыкмакчы була

«29нчы комплекс» төркеме лидеры Адыган Саляхов (Алик) 25 елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Шушы көннәрдә аның ТР Югары судына төрмә срогын кыскартуны сорап мөрәҗәгать итүе мәгълүм булды.

1990 елларда Саляхов Чаллыда җинаятьчел төркем җитәкләде. 1993 елда ул башка лидерлар Юрий Еременко (Ерема) һәм Александр Власов (Шурин) белән Мәскәүгә күчеп китә. Биредә җинаять юлы белән тапкна акчага үз эшләрен булдыралар һәм Татарстанда җинаять кылуларын дәвам итәләр. Минзәләдә криминаль авторитет Рафис Локмановның өенә һөҗүм итәләр һәм 8 кешене атып үтерәләр.  Моннан тыш, әлеге төркем Алабуга депутатын үтермәкче була, ит комбинатын кулга төшерә, Чаллыдагы сәүдә компания директорының 50% устав капиталын кулга төшерәләр. 

Депутат белән булган эпизод КФУ ректоры Илшат Гафуровка карата җинаять эше ачуга нигез булды. 

 

https://chelny-biz.ru/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев