Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

3 ноябрьдә Зур этнография диктанты була

Диктант Россия төбәкләрендә һәм БДБ илләрендә 1500 мәйданда оештырылачак. Акцияне оештыручылар мәгълүматлары буенча, диктант Россиянең барлык 85 төбәгендә һәм БДБ илләрендә: Әзербәйҗанда, Әрмәнстанда, Белоруссиядә, Казахстанда, Кыргызстанда, Молдавиядә, Таҗикстанда, Төркмәнстанда, Үзбәкстанда, шулай ук Абхазия һәм Көньяк Осетиядә уза.

Диктантны теләге булган һәркем әлеге мәйданнарның берсенә яисә чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык (Россотрудничество) вәкиллегенә мөрәҗәгать итеп яза ала. Мәйданнарның адресы www.miretno.ru, http://fadn.gov.ru сайтларында һәм "Зур этнография диктанты" социаль челтәрләр төркемендә бирелгән.
Акция нәтиҗәләре 12 декабрьдә - Россия Федерациясе Конституциясе көнендә билгеле була.
Диктант халыкның этнографик белемен, Россиядә яшәүче халык тарихын белүен чагылдырачак, шулай ук этнографиягә актуаль фән буларак игътибарны юнәлтәчәк.
"Зур этнография диктанты" сайтында онлайн-тестлаштыру мөмкинлеге дә каралган.
https://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев