Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

30 ел буе Коръән чиккән

Мәдинә шәһәрендәге Изге Коръән музеенда мөселманнар дини китабының гадәти булмаган экземплярын тәкъдим иттеләр.

Согуд Гарәбстаны блогеры Әхмәд әр-Румах үзенең социаль челтәрдәге битендә хәбәр итүенчә, Коръән Пакыстаннан китерелгән, ә үзенчәлеге шунда: ул тукымада чигелгән һәм китап итеп ясалган. Экспонатның авторы — Пакыстанда яшәүче Насим Ахтар. Бу китапны ул 1987 елда эшли башлый. Аны чигәр өчен бу хатын-кыз 30 елдан артык вакытын багышлый һәм быел эшләп бетерә. Аятләрнең текстын мөселман ханым тәһарәтләнгән килеш һәм иртәнге намаздан соң гына чиккән. Әлеге эшен ул Мәдинәдәге Изге Коръән музеена бүләк итәргә булган.

 

http://maydan.tatar/30-el-bue-koren-chikken/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев