Шəhри Чаллы

300 кеше чакырылган туйга бары 10 кунак килә

Кытайда яшәүче бер пар нәкъ менә шундый очракка юлыга. Аларның туена барлыгы 10 кеше килә, гәрчә 300ләп кунак чакырылган булса да. Килмәүләрнең сәбәбе дә җидти бит. Берничә көн кала барлык чакырылган кешеләр туйга килергә ризалык бирә. Әмма Кытайда көчле ураган булу сәбәпле, бөтенесе дә диярлек куркып кала. Чөнки табигать шартлары...

Кытайда яшәүче бер пар нәкъ менә шундый очракка юлыга. Аларның туена барлыгы 10 кеше килә, гәрчә 300ләп кунак чакырылган булса да. Килмәүләрнең сәбәбе дә җидти бит. Берничә көн кала барлык чакырылган кешеләр туйга килергә ризалык бирә. Әмма Кытайда көчле ураган булу сәбәпле, бөтенесе дә диярлек куркып кала. Чөнки табигать шартлары нык бозыла. Туйга бары әти-әниләр һәм иң якын туганнар килә. Кунаклар әз булса да, яшьләр тантаналы чарадан баш тартмый. Чжоу Тянь исемле кәләш буш зал буйлап сөйгәне янына уза һәм: «Кунаклар юк - бер дә борчылмыйм, бу шатлыклы минутта янымда туганнарым да юк - ансына да тынычмын, фейерверк та булмаячак - ансына да риза. Миңа бары син генә кирәк. Нәрсә генә булмасын, мин сиңа кияүгә чыгарга әзер», дип әйтә. Әлеге сүзләр егетне, килгән кунакларның да күңелләренә үтеп керә. Туйга килүчеләр әлеге вакыйга турында интернет аша калганнарга тарата. Нәтиҗәдә, икенче көнне яшьләр бер дә белмәгән кешеләрдән котлаулар ала башлый

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: