Татарстанда 36 градуска кадәр җылыта
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда 36 градуска кадәр җылыта

Синоптиклар бу атнада һава торышын фаразлады.

Бу атнада республикада һава температурасының +36 градуска җитүе көтелә. Синоптиклар фаразынча, бүген республика аша атмосфера фронты узу сәбәпле, кыска вакытлы яшенле яңгырлар, секундына 15 метр тизлектә җил күзәтелә. 

Көндез һава температурасы +25…+29 градус чамасы була. Атмосфера фронты узганнан соң республикада алдагы 3 көндә – 2-4 июльдә янә антициклон йогынтысында калачак. 

2-3 июльдә көндез һава температурасы +28…+34 , 4 июльдә +31…+36 градус булачак. Мондый эссе көннәр атна  ахырына кадәр дәвам итәчәк. 

Җомга һәм ял көннәрендә яшенле яңгырлар яву ихтималы бар. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы эссе

Нет комментариев