37 ел көтелгән капиталь ремонт
Яңалыклар тасмасы

37 ел көтелгән капиталь ремонт

Концерт залы нинди булачак?

Тиздән Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы капиталь ремонтка ябыла. Моның өчен 300 млн сум акча бүлеп бирелә. Ремонтның заказчысы – «Татарстан Республикасының баш төзелеш» учреждениесе. 

Мәдәният учреждениесе директоры Фәнил Салихов әйтүенчә, ремонт киләсе елның 1 декабренә тәмамланырга тиеш. 

– Концертлар залына моңа кадәр әкрен генә ремонт ясалды. Электр үткәргечләр, җылылык торбалары алыштырылды. Капиталь ремонт барышында вентиляция, кондиционер куячаклар. Утыргычлар, яткырткычлар  алмаштырылачак, стеналар яңартылачак, – ди Фәнил Салихов. – Кыскасы, зал заман таләпләренә туры килерлек дизайн проект нигезендә яңартылачак. Залыбыз бик матур һәм тамашачылар өчен уңайлы булачак. 

Яңа елда булачак концертлар «КАМАЗ» мәдәният сараенда узачак. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Илсөя Бәдретдинова Концерт залы Фәнил Салихов

Нет комментариев