Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

37 яшьлек хатын-кыз авариядә үлде

Җиңел машина йөртүчесе пассажир автобусына килеп керә.

Бүген М7 автомобиль юлының Минзәлә районы территориясендә юл-транспорт һәлакәте була. Анда бер кеше үлә. ТР Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, «Лада Гранта» машинасының 37 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыгып «ПАЗ» автобусына килеп керә. Нәтиҗәдә җиңел машинаның алгы тәрәзәсе ватыла. Аны йөртүче хатын-кыз һәлак була. Аның өч баласы ятим кала. Автобусның алгы өлешенә зыян килә. 

Фото ТР Дәүләт автоинспекциясеннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига балалар юл транспорт һәлакәте үлем-китем