Татарстанда салкын һава торышы саклана
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда салкын һава торышы саклана

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген республикада салкын, аязучан болытлы һава. Төнлә ява башлаган кар көндез туктады.
Секундына 4-9 метр тизлек белән төньяк-көнбатыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Кайбер урыннарда аның тизлеге 12 метрга кадәр җитә. Юлларда бозлавык, ә көнчыгышта кар көртләре барлыкка килә.
Төнге һәм иртәнге салкыннардан соң (көнбатыш районнарда аязганда -32 градуска кадәр) Татарстан буенча һава температурасы көндез -20..-25 градус тәшкил итәчәк. Казанда -20дән -22 градуска кадәр салкын булуы көтелә.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


һава торышы кискен үзгәрә Көчле салкыннар килә

Нет комментариев