Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

4 яшьлек бала суга бата язган

Баланы коткарып өлгергәннәр

12 нче июльдә ял базасында 4 яшьлек бала бассейнда су коенганда төпкә төшеп китә. Берничә минуттан соң, вакыйганың шаһиты булган кеше аны судан чыгара. Балага карата коткару чаралары уздыралар, республика балалар клиник хастаханәсенә озаталар. Хәзер бала табиблар карамагында.

Вакыйга урынында Тукай районы прокуроры Руслан Галиев бара.  Тикшерү барышында ачык бассейнның коткаручысы булмавы ачыклана. База хуҗасы олылар өчен каралган чашада балалар да йөзүне контрольдә тотмаган. Эшмәкәргә кисәтү җибәрелгән. Тикшерү нәттиҗәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: плавательный бассейн прокуратура