Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

4 яшьлек бала ике тәүлек урманда кунган

Бу көннәрдә һава температурасы 4-5 градуска кадәр төшкән иде.

Киров өлкәсенең Лебяжье районындагы Якино авылында ике көн элек дүрт яшьлек малай югалган иде. Аны 200ләп кеше эзләде. Бәхеткә, малай исән-сау табылган. Бала урманда ике тәүлек диярлек үткәрә.
Бала өйдән 17 май кичендә чыгып китә, тик аның әти-әнисе полициягә икенче көнне генә мөрәҗәгать итә. Шуннан соң гына малайны эзли башлыйлар. Бу көннәрдә Лебяжье районы тирәсендә һава температурасы 4-5 градуска кадәр төшә, яңгырлар явып уза.
Киров өлкәсендә Бала хокуклары буенча вәкил Владимир Шабардин билгеләп үтүенчә, бала бер кат тельняшкада чыгып киткән була. Хәзер бала табиблар кулында, иң мөһиме, ул исән.
Вәкил әйтүенчә, баланы эзләүдә "Лиза Алерт" отряды волонтерлары, тикшерү комитеты, хакимият, полиция хезмәткәрләре, урындагы халык катнашкан, аны квадроциклларда, атларда эзләгәннәр.
Прокуратура бу очрак буенча тикшерү эше башлаган.
 

Фото: tass.ru

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев