Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

40 елдан соң табылган апа

Дөньяда могҗизалар булмый, димәгез, була! Кайбер очракта аларны булдырырга заман казанышы - социаль челтәрләр дә ярдәм итә. Мәсәлән, Иркутскида яшәүче Сергей Крюков 40 ел күрмәгән апасының балачак фотоларын социаль челтәрдәге битенә урнаштыра һәм аны эзләвен белдерә. Сергейга бер яшь булганда әти-әнисе аерылыша һәм ул әнисе белән Чиләбегә китә, ә 4-5...

Дөньяда могҗизалар булмый, димәгез, була! Кайбер очракта аларны булдырырга заман казанышы - социаль челтәрләр дә ярдәм итә.

Мәсәлән, Иркутскида яшәүче Сергей Крюков 40 ел күрмәгән апасының балачак фотоларын социаль челтәрдәге битенә урнаштыра һәм аны эзләвен белдерә.

Сергейга бер яшь булганда әти-әнисе аерылыша һәм ул әнисе белән Чиләбегә китә, ә 4-5 яшьлек апасы әтисе белән Тайгинка поселогында кала, соңыннан кыз балалар йортына эләгә, гаиләгә тәрбиягә алына. Әнисе белән Сергей аны берничә тапкыр эзләп карап та таба алмыйлар.

Ә социаль челтәргә урнаштырылган фото үз "эшен" тиз эшли - югалган апасы фотосын танып, үзе табыла! Фото куелганнан соң сәгать ярым вакыт кына үткән була.

Беренче телефоннан сөйләшүдә энесе белән апасы сүз әйтә алмый, елашалар гына. Бүген 45 яшьлек Елена Крюкова 16 яшьлек улын һәм 27 яшьлек кызын яңа табылган нәнәләре һәм Сергей абыйлары белән очрашуга әзерли.

http://kiziltan.ru/obchestvo/10158-40-eldan-so-tabylgan-apa.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев