400 меңгә якын чаллылы тавыш бирү мөмкинлегенә ия
Яңалыклар тасмасы

400 меңгә якын чаллылы тавыш бирү мөмкинлегенә ия

Хәзерге вакытта 396 267 Чаллы кешесе тавыш бирергә хокуклы.

Яр Чаллыда барлыгы 173 сайлау участогы эшли. Участок комиссияләре өч көн эшләячәк: 17, 18 һәм 19 сентябрьдә 8:00 сәгатьтән 20:00гә кадәр.
Барлык участоклар да саклык чаралары белән тәэмин ителгән. Сайлау участокларына кергәндә термометрия үткәрелә, антисептик чаралар тәкъдим ителә, өслекләрне даими рәвештә санитар эшкәртеп торалар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сайлаулар-2021

Нет комментариев