450 ятим балага торак биреләчәк
Фатирның мәйданы 24-36 кв.м. булырга тиеш
Быел Татарстанда 450 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Узган елда төбәктә 621 ятим бала тораклы булган. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Дәүләт Советының 11нче утырышында әйтте. 2013 – 2024 елларда 5 меңнән артык ятим махсуслаштырылган фондыннан торак белән тәэмин ителгән.
Ятимнәргә тапшырыласы торак санитар һәм техник нормаларга җавап бирергә тиеш. Яшьләр үз тормышларын башлап җибәрү өчен торакның уңайлы булуы мөһим. Тендр шартлары буенча, фаттирның мәйданы 24-36 кв.м., түшәмнәрнең биеклеге 2,5 м. дан түбән булмаска, йортлар 19 елдан иске булмаска тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев