Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

50 елдан соң да очраштыра ул - «Пятачок»

Җәйге айларда ачык һавада үтүче әлеге чараларның һәркайсына 1 меңгә якын кеше җыела.

Чаллы һәм КАМАЗ төзелешенә җыелган яшьләрнең 80 проценты пятачокларда танышып, гаилә корган. 3 августта Җиңү паркында үткән чираттагы «Шәһри Чаллы»дан – пятачок» бәйрәмендә әлеге тарихи факт хакында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов тагын бер кат искә төшерде. 

«Сез Чаллыбызның күркәм традициясен кире кайтарып, яшьлекләрен данлыклы төзелеш белән бәйләгән шәһәрдәшләребезне янә бергә җыйдыгыз. Аларга 40-50 елдан соң кабат очрашу, аралашу, кавышу мизгелләре бүләк иттегез. Бу аларның намуслы хезмәте өчен үзенә күрә бер хөрмәт билгесе», – дип хис-тойгылары белән уртаклашты җитәкче пятачок сәхнәсеннән.

Редакциянең баш мөхәррире Резидә Юсупова исә, әлеге проектка теләктәшлек белдергән  шәһәр җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. «Бу чара бию мәйданчыгы  кысаларыннан чыгып, үткәндәге кебек танышып-кавышу урыны да, яшь буынга милли тәрбия учагы да булыр әле», – дип ышандырды.
 

Инде хәбәр иткәнебезчә, «Шәһри Чаллы» редакциясе шәһәр мәдәният идәрәсе белән берлектә, 1970-1990 елларда популяр булган пятачокларны узган ел яңартып җибәрде. Җәйге айларда ачык һавада үтүче әлеге чараларның һәркайсына 1 меңгә якын кеше җыела. Анда үзешчән сәхнә осталарыннан алып, татар эстрадасының иң популяр артисларына кадәр халык белән бергә җырлый, бии, күңел ача. 

Бу юлы сәхнә түрендә "ТНВ" каналында чыгучы «Җырлыйк әле» тапшыруының алып баручылары, талантлы дуэт Алинә һәм Азат Кәримовлар балкыды. Алар тамашачыларны татар телендә генә түгел, русча һәм итальянча да җырлап куандырды. Хәния Фәрхи репертуарыннан да берничә җыр бүләк итте. 
 

Кунаклар үзләре дә күчтәнәчсез калмады. Аларга спонсорларыбыз исеменнән затлы чәйнек һәм бер капчык шикәр комы тапшырылды. «Элек 50 кг писүк бирсеннәр өчен колхоз басуында 7 рәт чөгендер алырга кирәк иде. Аллаһка шөкер, заманалар үзгәрде. Хәзер менә җырлап кына алабыз», – дип шаяртты Азат.  

Чарада сәхнә осталары гына түгел, ә иң оста биючеләр дә хөрмәт казанды. Татар көйләренә иң оста басучы шәһәрдәшләребез «Гөлнара» чәе белән бүләкләнде. Алар арасыннан абсолют җиңүче итеп сайланган Рөстәм Җиһангировка споносорыбыз «Дом Кухни» салоныннан электр чәйнеге тапшырылды. 

«Бу инде минем пятачокта яулап алган икенче затлы бүләгем. Узган елгы чараларның берсендә әтәч откан идем. Аннан тәмле шулпа пешереп сыйландык. Хәзер инде менә кара яндырып чәй эчәчәкбез», – дип хис-тойгылары белән уртаклашты 56 яшьлек бию остасы.

Легендар җырчы Габидулла Хөрмәтуллин өчен дә әлеге кичә истәлекле булды. Бию мәйданчыгында ул моннан 50 ел элек үзе белән беренче пятачокларны оештырып йөргән танышы, Башкортостан республикасы Гафури районы кызы Әлфирә  ханымны очратты.  Очратып кына калмады, аны сәхнә түренә чыгарып биетте һәм халыкка да танытты. 

Гадәттәгечә, кичәдә үзешчән гармунчылар да игътибарсыз калмады. Алар тамашачыларга халкыбыз күңелендә уелып калган көй-моңнарны яңгыратты. Кичәне алып баручы, Татарстанның атказанган артисты Илнур Гөмәровның әтисенең чыгышы шәһәрдәшләребез күңеленә аеруча хуш килде.

Җырчы сүзләренә караганда, Рафик абый заманында үз авылының иң абруйлы гармунчысы булган. Аннан башка бер генә бәйрәм-кичә дә үтмәгән. 

«Кайчандыр әтием миңа сәхнәгә менәргә этәргеч биргән булса, бүген инде үзен тамашачылар каршына чыгарып хөрмәтлисем килде. Ярый әле «Шәһри Чаллы» бу кичәләрне яңартып җибәрде. Аларга зур рәхмәт. Пятачокка без хәзер шулай гаиләбез белән йөрибез», – дип куанычын белдерде Илнур. 


Редакция хезмәткәрләренә изге теләкләрен ирештерүчеләр арасында Татарстанның рәссамнар берлеге әгъзасы Хәния Гәрәева да бар иде. Талантлы нәкыш остасы баш редактор Резидә Юсуповага үз куллары белән ясаган затлы баш киеме бүләк итте.

«Пятачок – ул милли бизәккә тиң. Гел карап, сокланып торасы килә. Әлеге традициягә тузан кундырмагыз, һәрвакыт яңартып торыгыз», – дип теләкъ-тәкъдимнәрен ирештерде талантлы рәссәм. 

«Шәһри Чаллы» коллективы исә үз чиратында: «Милләттәшләребезнең пятачокка эзе суынмаячак. Инде бу кичәдән соң чираттагысына әзерләнә башлаячакбыз. Анысын сентябрь аенда үткәрергә исәп тотабыз», – дип вәгъдә бирде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев