Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

54нче гимназия директоры урынбасары Фәнисә Сәләхиева: «Әнием бик уңган иде»

Эх, әнием пешергән ипи белән кара-каршы утырып бер чәй эчәргә...

– Әнием Факия Хәмәтгалим кызы Саттарова – Чирмешән районы Бәркәтә авылы кызы. Әтисен хәтерләми дә диярлек, чөнки сугыш башлануга бабабыз яу кырына китә һәм аңа туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Әбием Мәгъния дүрт бала белән берүзе кала. Әниемнең балачагы булмый диярлек, ул бик яшьли эшкә чума. Укырга да җай булмый, өч класс белем белән кала. Ләкин шулай да ул бик акыллы һәм зиһенле иде. 82 яшенә чаклы утка-суга, газга түләүләрне үзе алып барды. Кибеттә әйбер алгач сатучыларга ничә сум акча каласын әйтеп бирер иде.

Минем әни бик уңган иде. Авылда аны уңган Факия дип йөрттеләр. Кояш чыкканчы аның бөтен эше бетә иде. Ялкаулыкны җене сөймәде. Иртәнге 7гә мичтә ипие пешкән булыр иде. Эх, әнием пешергән ипи белән кара-каршы утырып бер чәй эчәргә... 
Алар әтием белән икесе дә бик күп еллар «Шушма» колхозында эшләделәр. Авылда үзләрен бик хөрмәт иттеләр. Ике кыз тәрбияләп үстерделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәтер-хатирә Әниләр турында