54нче гимназия командасы җиңүче
Яңалыклар тасмасы

54нче гимназия командасы җиңүче

Финал Яңа Кырлай авылында үтте.

«Аулак өй-көрәш» проектының финалы Арча районы Яңа Кырлай авылында үтте. Анда 5 команда катнашты. Саба районы, Әлмәт шәһәренең Риза Фәхретдин исемендәге гимназия һәм Яр Чаллы шәһәреннән 2 нче,  29 нчы гимназия һәм 54 нче гимназия укучылары командалары көч сынашты. 

Нәтиҗәдә Әлмәт, Саба һәм Яр Чаллының 54 нче гимназия командалары «Сәләт» яшьләр лагерына юллама белән бүләкләнде. Финалга чыккан һәр командага ТРның Мәдәният министрлыгыннан «Башкалага мәдәни сәяхәт» бүләк ителде.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф бала ана капиталы

Нет комментариев