Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

56нчы мәктәпнең куратор итеп сайлануы очраклы түгел

Чаллының 56нчы мәктәбе «500+» федераль проектында катнаша. Әлеге проект белем һәм тәрбия бирүнең сыйфаты түбән булган мәктәпләргә ярдәм итүне күздә тота.

Проект уку сыйфатын яхшырту белән беррәттән кадрлар составын көчәйтүне һәм, ниһаять, мәктәпне яхшылар исемлегенә кертүне дә үз эченә ала. Артта калучы мәктәпләр исемлегендә Чаллының да ике мәктәбе бар. 56нчы мәктәп шуларга булыша. 
«500+» федераль проекты 2020 елдан эшли. Татарстан Республикасы аңа 2021 елда кушылды. 

56нчы мәктәп директоры Рәмзия Зәйнуллинаны әлеге мәктәпләргә куратор итеп икенче ел рәттән билгелиләр инде. Чөнки мәктәпнең шәһәрдә дәрәҗәсе зур, сыйфат рейтингында алар бишенче баскычта тора, алда – гимназияләр һәм лицейлар гына. Рейтинг БДИ нәтиҗәләре һәм укыту сыйфаты буенча төзелә. Мәктәпнең берничә укучысы БДИдан йөзәр балл җыеп, Россиянең иң дәрәҗәле югары уку йортларына бюджет төркемнәренә укырга кергән. Шуңа күрә 56нчы мәктәпнең куратор итеп сайлануы очраклы түгел. 

– Былтыр уку елы дәвамында шәһәрнең бер мәктәбе белән эшләп, аларны яхшылар рәтенә чыгардык. Быел бу мәктәп әлеге исемлектә юк, – ди мәктәп директоры Рәмзия Зәйнуллина. – Быел менә тагын куратор итеп билгеләделәр. Безнең «Рискка каршы программа» бар. Ул артта калучы мәктәп белән берлектә төзелә. Аның кысаларында мәктәбебез укытучылары методик ярдәм күрсәтәләр, төрле сораулар буенча киңәш бирәләр, өйрәтәләр.

Моннан тыш, программага ике тапкыр семинар үткәрү дә кертелгән. Аның берсе апрель аенда үтте. 56нчы мәктәп укытучылары артта калучы мәктәп бинасында ачык дәресләр, мастер-класслар, сыйныфтан тыш чаралар күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев