Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

58 комплекста урнашкан төп канализация коллекторын ремонтлау тәмамланган диярлек

Яр Чаллыда төп канализация коллекторын капиталь ремонтлау дәвам итә. Аның озынлыгы шәһәр озынлыгына тигез. Исегезгә төшерәбез, эшләр РФ Төзелеш министрлыгының «Россиядә ТКХ реформасы» проекты кысаларында алып барыла. Гомуми бәясе-1 млрд 780 млн сум.

Хәзерге вакытта эшләр шәһәрнең өч районында - Сидоровка бистәсендә – Грин урамында, ЗЯБ бистәсенең педагогия университеты районында һәм 58 комплекста алып барыла. Белгечләр эшли торган тирәнлек, участокларга карап, 2дән алып 12 метрга кадәр.

 

 

Хәзерге коллекторны, полиэтилен спираль торбалар кулланып, «торбага торба» методы белән яңарталар. Торбаларны гамәлдәге коллекторга тарту вакытлыча төзелеш мәйданчыкларыннан котлованнар  файдаланып башкарыла. Эшләрне Санкт-Петербургтан «ПРиСС» компаниясе алып бара.

 

 

 

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләвенчә, эшләр куелган сроклардан алдарак алып барыла һәм участокка торбалар сузу тәмамланган. Тиздән эшчеләр территорияне торгызуга һәм төзекләндерүгә керешәчәкләр. "Халык ремонтны башкару сроклары турында сораулар белән мөрәҗәгать итте. Без аларның теләкләрен максималь рәвештә үтәргә тырыштык. Эшләр 1 сентябрьгә кадәр планлаштырылган иде, ә биредә инде бүген үк эш тәмамланганын күрәбез", – дип билгеләп үтте ул.

 

 

 

 

 

"ПРиСС" ҖЧҖ участогы башлыгы Руслан Абдуллин сөйләвенчә, 58 комплекста 10 кешедән торган ике бригада эшли: "Технологик процесс шундый ки, су һәрвакыт хәрәкәттә. Торбаны тиз арада чистартып, сузып тору өчен тәүлек әйләнәсе эшләргә кирәк. Төнлә тоннельдә су азрак, шуңа күрә төнге сәгатьләрдә дә куркынычсыз эш алып барыла", - дип өстәде Руслан Абдуллин. Хәзерге вакытта Мәскәү проспекты буенча урнашкан участокта коллектор ачыла. Шуннан соң эшчеләр чистартуга һәм алга таба эшкә керешәчәкләр.

 

Яр Чаллыдагы төп канализациянең 07 коллекторы 1974 елда файдалануга тапшырыла. 2016 елга коллекторның 41%ы критик хәлдә булган. Билгеләп үтик, Чаллыда вакытыннан алда, проектта катнашучы 10 муниципаль берәмлек арасында беренчеләрдән булып, проектның беренче этабы уңышлы узды. Шәһәр тарафыннан барлык шартлар да үтәлгән. Киләсе этапта шәһәрнең су һәм канализация челтәрләрен яңарту буенча биш проект уңышлы якланды. Бу проектларның барысы да инспекция тикшерүләрен генә түгел, халыкара банк белгечләренең югары бәясен дә алды.

 

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев