Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

6-10 сыйныф укучыларын дистанцион укуга күчерәләр

Мәктәпләрдә мондый уку режимы 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Көзге каникуллардан соң, ягъни 9 ноябрьдән, Башкортстанда 1-5 сыйныф һәм 11 сыйныф укучылары гына мәктәпкә укырга барачак. 6-10 сыйныф укучылары дистанцион укуга күчә. Бу турыда республика башлыгы администрациясенә сылтама белән «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Җитмеш бала укый торган аз комплектлы мәктәпләрдә барлык укучылар да мәктәпкә йөреп укыячак. Мәктәпләрдә мондый уку режимы 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Якындагы ике атнада өстәмә белем бирү учреждениеләре дәресләрне дистацион рәвештә алып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X