Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

666 кеше яңа фатирлы булачак

Русиянең Торак-коммуналь хуҗалык фонды республиканың гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерүгә финанс ярдәменә заявкасын хуплаган.

Русиянең Торак-коммуналь хуҗалык фонды республиканың гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерүгә финанс ярдәменә заявкасын хуплаган.
Башкортстан Фондтан 282,42 миллион сум алачак. Төбәк үзе 63,4 миллион сум өстәячәк. Әлеге акча 10 муниципаль берәмлектәге 206 иске йорттан 666 кешене күчерүгә юнәлтеләчәк.
Шул ук вакытта республикада “Торак һәм шәһәр мохите” дәүләт проекты кысаларында авария хәлендәге йортлардан 2500 граждан күчереләчәк. Башкортстанның 2019-24 елларга гражданнарны иске торактан күчерүне күздә тоткан адреслы программасы расланган, аның буенча мохтаҗ гаиләләргә 923 фатир биреләчәк. Бу максатларга бюджеттан 1,6 миллиард сум акча бүленә.
Программага 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган һәм сүтелергә тиеш булган күпфатирлы йортлар кертелгән.
#национальныйпроект

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/666-keshe-ya-a-fatirly-bulachak/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X