Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

8 ай элек югалган балаларның гәүдәләре табыла: Елга төбенә бәйләп куйганнар?!

20 июнь 8 ай элек югалган Мазовларның улларының гәүдәләре табылды. Ике малайны да балыкчылар күреп ала, алар хокук сакчыларына хәбәр итә. Балаларны киемнәреннән әниләре таный.

Кече малайның гәүдәсен «Речные зори» шифаханәсеннән ерак түгел табып алалар. Нәкъ менә аның парковкасында Артем Мазов балалар белән киткән автомобиль табылган. Соңрак шул ук районда өреп кабарта торган матрас та табыла.

Кайбер чыганаклар буенча, бер баланың кул чугы өзелгән. Алар бәлки, су төбенә бәйләп куелгандыр дигән фараз бар. Шуңа күрә озак табылмаганнардыр. Хәзер генә баулар өзелгән, шуңа күрә балаларны бер үк вакытта диярлек таптылар.

Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев