Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

84 меңнән артык чаллылы COVID-19дан вакцинаның беренче компонентын алды

Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Хәзерге вакытта беренче компонент белән 84 391 кеше прививка ясаткан, икенче компонент белән – 51 996.

– Узган атнада тәүлеккә уртача ике мең кеше вакцина ясаткан, – дип хәбәр итте Александр Николаев. 
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда 2 977 лаборатор расланган яңа инфекция очрагы теркәлгән. 100 мең кешегә 566,7 күрсәткече туры килә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 7,7 процентка түбәнрәк. 125 кеше медицина күзәтүе астында, шуларның 78е контактлы. Медицина күзәтүе һәм сәламәтләнү вакыты үтүгә бәйле рәвештә 8 803 гражданны күзәтү астыннан алганнар. 
Билгеләп үтик, хәзер шәһәрдә ике провизор госпитале эшли – бу йогышлы авырулар хастаханәсе һәм 5нче шәһәр хастаханәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус