85 яшьлек хатын-кыз яшь ир-ат белән очрашканнан соң үлгән
Яңалыклар тасмасы

85 яшьлек хатын-кыз яшь ир-ат белән очрашканнан соң үлгән

Әлеге хәл Тулада булган.

Алар танышу сайтында бер-берсен тапкан, язышканнан соң күрешергә булган. Эш секска барып җиткәч, 33 яшьлек Вячеслав Кулаков һәм аның яңа танышы ачуланышалар.

Ир-ат пенсионерны кыйный, аннары чыгып китә. Хатын-кыз хастаханәгә бара, табибларга очрашу турында сөйләргә өлгерә һәм имгәнүләре аркасында үлә.

Хокук сакчылары Вячеславны тоткарлый, ул пенсионерның үлеме турында ишеткәч, гаебен таныган. Аңа 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев