Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

9 май көнне Чаллыда транспорт хәрәкәте кайларда чикләнәчәк?

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары үткәрелүгә бәйле рәвештә, 9 майда юлларның берничә участогында хәрәкәт чикләнәчәк.

7:00дән 11:30га кадәр Муса Җәлил проспектыннан ике юнәлештә дә Казан проспектыннан Үзәк урамына кадәр, 14:30дан 16:00 сәгатькә кадәр – Хәсән Туфан проспектыннан ике юнәлештә дә Тынычлык проспектыннан алып Раскольников урамына кадәр юл ябыла. 18:00дән 20:00 сәгатькә кадәр Хәсән Туфан проспекты буенча Чулман проспектыннан алып Раскольников урамына кадәр ике юнәлештә дә хәрәкәт чикләнәчәк.
Бу көнне җәмәгать транспорты 24:00 сәгатькә кадәр йөриячәк.

 

http://nabchelny.ru/news/36270

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев