Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

94 яшьлек ветеран турында шәһәр мэры: "Сез бик бай кеше!" - ФОТОЛАР

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Бөек Ватан сугышында катнашкан 94 яшьлек Серафим Васильевич Агафоновны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.

Серафим Васильевич Мордовия АССРның Пушкино авылында туа. Балачагы авыр була – 5 яшь булганда, аның әнисе вафат була, бераз соңрак әтисе белән Ерак Көнчыгышка күченәләр, Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә төпләнәләр. 1944 елда Кызыл Армия сафларына алына. 1946 елда өеннән мең километр ераклыкта урнашкан Ивано-Франковск шәһәренә, 154 нче оператив полкка, бандер бандаларын юк итүгә җибәрелә. 1947 елда Брест өлкәсендә чик буе отрядында хезмәт итә. 1951 елда ефрейтор исемендә демобилизацияләнә. Хезмәт иткәннән соң Горький (хәзерге Түбән Новгород) шәһәрендә яши.

49 ел элек Чаллыга даими яшәү урынына күченә. Лаеклы ялга чыкканчы КАМАЗда 6 нчы разрядлы слесарь-инструментальщик булып эшли, хәтта мэриядә дә эшләргә өлгерә, шәһәр җитәкчеләре белән таныш була һәм бүгенге көндә алар турында җылы хатирәләре белән уртаклаша.

Ветеранга чәчәкләр бәйләме һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлаулар белән килгән мэрны Серафим Васильевич үзе каршы алды.

Өстәл артында җылы әңгәмә узды. «Сезне Бөек Җиңү көне белән котлыйм. Бу Җиңүдә сезнең зур өлешегез. Безнең буын, сезнең балаларыгыз һәм оныкларыгыз исеменнән зур рәхмәт. Безнең ил хакына башкарган эшләрегезнең барысын да күрәбез, югары бәялибез һәм тагын бер кат рәхмәт белдерәбез. Озын гомер, гаилә бәхете сезгә. Балалар, оныклар Һәм оныкчыклар мәхәббәте бик мөһим. Сез – бай кеше, сезнең искиткеч кызларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз бар», - диде Наил Мәһдиев.

Июнь аенда Серафим Васильевичка 95 яшь тула. Ветеран кызы Мария белән яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев