Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

97 яшьлек водитель...

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә яшәүче 97 яшьлек Техемтен Хоми Дхунджиба машина йөртү таныклыгын яңарткан.

Шунысы игътибарга лаек: автомобиль йөртү стажы зур булган озак яшәүче ир машина руле артына утырырга ашыкмый, чөнки автомобиль йөртү кешене ялкау итә, дип саный.
2004 елдан бирле ул җәмәгать транспортыннан гына файдалана. Һәм нәкъ менә моны, көндәлек җәяү йөрү белән беррәттән, үзенең озын гомеренең сере дип саный.
Күптән түгел Бөекбритания королевасы Елизавета IIнең 97 яшьлек ире принц Филипп автомобиль йөртүдән үз иреге белән баш тарткан иде. Бу карарны ул Сандрингем янында юл-транспорт һәлакәтенә тарыгач кабул итте.

 

https://kiziltan.ru/kyzyk-news/18779-97-yashlek-voditel.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев