Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Абхазия Русиягә кушылу референдумы уздырырга җыенмый

Абхазия Көньяк Осетиядәге кебек Русиягә кушылу референдумы уздырырга җыенмый. Бу турыда "РИА Новости"га республика премьер-министры Артур Миквабия белдергән. Аның әйтүенчә, Абхазия бәйсез ил һәм Русиянең дусты булырга тели. Грузиядән аерылырга теләүче бу ике сепаратист төбәкне 2008 елгы Русия-Грузия сугышыннан соң Мәскәү бәйсез илләр буларак таныган иде. Баштарак Русиягә кушылу рефрендумын...

Абхазия Көньяк Осетиядәге кебек Русиягә кушылу референдумы уздырырга җыенмый. Бу турыда "РИА Новости"га республика премьер-министры Артур Миквабия белдергән. Аның әйтүенчә, Абхазия бәйсез ил һәм Русиянең дусты булырга тели.

Грузиядән аерылырга теләүче бу ике сепаратист төбәкне 2008 елгы Русия-Грузия сугышыннан соң Мәскәү бәйсез илләр буларак таныган иде.

Баштарак Русиягә кушылу рефрендумын бу җәй ахырына кадәр оештытырга җыенган Көньяк Осетия күптән түгел аны киләсе елга кичектерүен игълан итте. Әлегә аның төгәл көне билгеләнмәгән.

Бу ике республиканың бәйсезлеген Мәскәүдән кала бары Венесуэла, Никарагуа һәм Науру гына таныды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев