Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Абхазиягә бару тәмугта булуга тиң

"Абхазиягә ялга бару үз-үзеңне хөрмәт итмәү",- ди Тимур атлы татар егете. Ул әле генә шуннан кайткан икән. "Күпме акчамны суга салдым, күпме нервы бетте, җитмәсә эчем китеп чирләп кайттым", ди егет. Табигате матур булса да, биредә ял итү, яшәү шартлары бик начар, түбән дәрәҗәдә икән. Диңгез буйлары чүпкә баткан, бөтен...

"Абхазиягә ялга бару үз-үзеңне хөрмәт итмәү",- ди Тимур атлы татар егете. Ул әле генә шуннан кайткан икән.

"Күпме акчамны суга салдым, күпме нервы бетте, җитмәсә эчем китеп чирләп кайттым", ди егет.

Табигате матур булса да, биредә ял итү, яшәү шартлары бик начар, түбән дәрәҗәдә икән. Диңгез буйлары чүпкә баткан, бөтен җирдә антисанитария. Базарларда бәяләр бездәгедән ике тапкырга артык. Җирле халык төрле юллар белән килгән туристларны таларга гына тора. Бу тау халкына дорфа эндәшү, туристларны мыскыл итү, хәтта көч кулану, янау берни тормый икән. Россия туристы алар өчен табыш чыганагы.

Тимур дуслары белән мактаулы понсионатта ял итсә дә, андагы шартларның күпкә түбән булуына инанган. Юллама бәясе Төркиягә, Кырымга, Сочига кебек үк бер дәрәҗәдә булган.

Су коенырга киткәч Тимурның номерына кереп 12 мең акчасын урлаганнар. Ярый, дусларында акча булган.

"Ашханәдә нигә ашыгыз сыйфатсыз, күләме дә кечкенә, дип әйткән идем, ике егет килеп кычкырындылар, берсе минем башка сугып, Россиягә кайткач тәмлесен ашарсың",- дип китте.

Тимурның сүзләрен җөпләп интернента Санк-Петербургтан берәү яза:"Абхазиягә барган идек, андагы кешелексезлеккә, талауга, сыйфатсыз шәрабларны әчеп агулануга түзмичә бер атнадан кайтып киттек".

Хөрмәтле ватандашлар, җәйге ялларыгызны Абхазиядә үткәрергә кирәк микән? Уйлап карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев