Әбиемнең бала тәрбияләүгә тыкшынырга хокукы бармы?
«Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирде.
Сорау:
«Бала тәрбияләү буенча безнең гаилә эшләренә әбиемнең закон буенча тыкшынырга хокукы бармы?»
Җавап:
«Әгәр сезнең гаилә эшкә яраклы һәм әбиегез сезнең яки сезнең балаларыгызның (аның оныкларының) опекуны булмаса, аның тәрбия эшләренә тыкшынырга хокукы юк. Аның РФ Гаилә кодексының 67нче маддәсе буенча оныклары белән аралашырга хокукы гына бар».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев