Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Һади Такташ урамы буенча юллар ремонтлау тәмамлана

Бүгенге көндә башкарылган эшләр 90%ны тәшкил итә.

 Территорияне төзекләндерү, бер тукталыш павильоны урнаштыру һәм яктырту эшләре генә калды. Бу хакта транспорт һәм элемтә бүлеге җитәкчесе Руслан Ибраһимов хәбәр итте.Контрактның суммасы – 77 млн сум. Ремонт эшләре кысаларында юл катламы алыштырылган, урам буенча койма, бордюрлар урнаштырылган, тукталыш павильоннары яңартылган. Биредә эшләрне 8 октябрьдә төгәлләү планлаштырыла.“Җәяүлеләр юлы һәм аеру полосаларына борылышлар, киртәләр ясау үз нәтиҗәләрен бирде. 2017 ел нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы шәһәрендә юл һәлакәтләренең 30%ка кимүе күзәтелде. Әлеге чаралар шәһәр урамнарында үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәттеләр”, – дип билгеләп үтте ул.Һади Такташ урамында ремонт «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

 

http://nabchelny.ru/news/33694

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев