Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Һадиуллин: Ата-аналар 1 сентябрьдә линейкага килә ала, тик прививка ясатырга өндибез

Яңа уку елында мәктәпләрдә барлык санитар-эпидемиология нормалары да үтәләчәк, дип искәртте ТР мәгариф һәм фән министры.

Татарстанда укучыларның ата-аналары 1 сентябрьдә бәйрәм линейкаларына килә алачак. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «12нче кат» проектында «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билаловка биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Без линейкаларны үткәрергә тиеш. Ата-аналар да килә, чикләүләр юк, әмма без аларны прививка ясатырга чакырабыз. Балалар һәм укытучыларның иминлеген кайгырту өчен, министрлык җитәкчелеге тарафыннан да шундый үтенеч бар», — диде мәгариф һәм фән министры.

Шул ук вакытта министр билгеләп үткәнчә, мәктәпләрдә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) тиешле рөхсәте булмый торып, массакүләм чаралар үткәрү күздә тотылмый. «Линейкаларга да бөтен сыйныфлар җыелмады — IX, XI һәм I класслар гына бар иде. Шул ук принцип буенча ачык мәйданчыкта барлык таләпләрне дә үтәп яңа уку елын башлап җибәрәчәкбез», — дип искәртте ул.

Һадиуллин яңа уку елында мәктәпләрдә барлык санитар-эпидемиология нормаларының да үтәләчәген әйтте. «Бездә 1 сентябрьдә мәктәпләрне ябу, дистанцион укуга күчүгә бәйле планнар юк. Хәтта иң катлаулы вакытта да без мәктәпләрне япмадык, дәресләрдә эпидемиологик таләпләр үтәлде. Мәктәпләрдә бер сыйныф белән икенче сыйныф укучылары очрашмады, көн саен термометрия үткәрелде. Бездә бу процесс җайга салынган», — дип искәртте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф

2
X