Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • “Африка эко рейс” раллиеның 4 нче этабы тәмам: россиялеләр беренче бара

    Кичә "Африка эко рейс" раллиенда 4 нче этап тәмамланды. Йөк машиналары арасында кабат Россия экипажы беренче булып килде. Антон Шибалов, Роберт Аматыч, Алмаз Хисамиевның 400 нче номерлы экипажы автомобильләр һәм йөк машиналары арасында гомуми зачетта да беренчелекне яулады. Икенче булып финишка 403 нче экипаж килде. Сергей Куприянов, Александр Куприянов, Анатолий...

    Кичә "Африка эко рейс" раллиенда 4 нче этап тәмамланды. Йөк машиналары арасында кабат Россия экипажы беренче булып килде. Антон Шибалов, Роберт Аматыч, Алмаз Хисамиевның 400 нче номерлы экипажы автомобильләр һәм йөк машиналары арасында гомуми зачетта да беренчелекне яулады.

    Икенче булып финишка 403 нче экипаж килде. Сергей Куприянов, Александр Куприянов, Анатолий Танинның газ двигателе белән йөрүче "Камаз" экипажы төп квалификациядә - 6 нчы.

    Кичә узышчылар 409 чакрымлы махсус участокны узды. Бүген исә раллиның 5 нче этабы булачак. Шул ук вакытта башка континентта - Аргентинада Россия "Камаз"лары "Дакар-2016" раллиында ярыша башлый.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: