Африкага ялга киткән Башкортстан кызын вәхшиләрчә үтергәннәр
Зәлия Шәмигулованың гәүдәсен полиция рейды вакытында Вакаоа-Феникс шәһәрендә тапканнар. Гәүдәсе Ля-Мари районында күмелгән булган.
Маврикий утравында Башкортстанда туып үскән 29 яшьлек Зәлия Шәмигулованы үтергәннәр. Турист кызга пычак белән күпсанлы яралар салганнар. Үтерүдә шикләнелеп җирле ир-ат тоткарланган.
Милләттәшебез утрауда 17 август көнне югалган. Ул биредә дуслашып йөргән ир белән Кюрпип шәһәренә киткән булган. Шуннан бирле аны беркем күрмәгән.
Яшь хатынның туганнары чаң кага башлагач, ул ирне полиция бүлегенә алып киткәннәр. Әмма ул барысын да турист хатынны Кюрпип шәһәрендә төшереп калдырдым да башка күрмәдем, дип ышандырган. Кичә Зәлия Шәмигулованың гәүдәсен полиция рейды вакытында Вакаоа-Феникс шәһәрендә тапканнар. Гәүдәсе Ля-Мари районында күмелгән булган. Шикләнелүче ир беренче күрсәтмәләрен биргән.
Зәлия Башкортстанда туып-үскән, соңгы елларда ул Чиләбе университетында укыткан һәм читтән торып карьера консультанты булып эшләгән. Маврикийга ул ахирәте белән җәй башында килгән һәм уку елы башланыр алдыннан Русиягә кайтырга тиеш булган.
P.S. Җирле полициядә тоткарланган ир-атның шәхесен ачыклаганнар. Ул Маврикий республикасының Катр-Борн шәһәрендә яшәүче Пурявирсингх исемле компьютер инженеры. Сорау алганда ул Зәлияне күптән белүе хакында һәм хәтта аңа өйләнергә җыенганлыгын сөйләгән. Ир-ат сүзләренчә, ул яшь хатынның хыянәте турында белгән һәм талашканда аны чәнчеп үтергән, дип яза https://omet-rb.com
фото: кызның социаль челтәреннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев