Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Агыйдел”гә рәхим итегез!

"Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле Россиянең төрле төбәкләрендә чыгыш ясап, халкыбызга моңлы җырлар, дәртле биюләр бүләк итә. Бу коллектив татар халкының вокал, хореография буенча традицияләрен саклауга, халыклар арасындагы дуслыкны пропагандалауга зур өлеш кертә. Ансамбль моннан 50 ел элек вокал һәм хореография төркемнәреннән барлыкка килде. Бүгенге көндә аның составында ир-егетләр,...

"Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле Россиянең төрле төбәкләрендә чыгыш ясап, халкыбызга моңлы җырлар, дәртле биюләр бүләк итә. Бу коллектив татар халкының вокал, хореография буенча традицияләрен саклауга, халыклар арасындагы дуслыкны пропагандалауга зур өлеш кертә.

Ансамбль моннан 50 ел элек вокал һәм хореография төркемнәреннән барлыкка килде. Бүгенге көндә аның составында ир-егетләр, хатын-кызлар хорлары, вокал һәм хореография ансамбльләре уңышлы эшли. Коллективның үз йөзе, иҗади стиле бар.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Ялалова җитәкчелегендәге коллективның даны Татарстанга, Россиянең төрле төбәкләренә генә таралып калмады, аны хәтта чит илләрдә дә беләләр. Төрле җырлардан, дәртле биюләрдән тупланган репертуар нәтиҗәсендә, "Агыйдел" дәүләт ансамбленең чыгышын һәр җирдә көтеп алалар.

Тиздән Актанышның данлыклы "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышын чаллылылар да күреп хозурлана ала. 26 апрель 19.00 сәгатьтә "Энергетик" мәдәният сараенда ансамбль үзенең яңа программасын күрсәтә. Рәхим итегез, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев